Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында «Казан-Оренбург» - Балык Бистәсе юлы участогын ремонтлау төгәлләнде

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстанның Балык Бистәсе районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында «Казан-Оренбург»-Балык Бистәсе автомобиль юлының 2,75 км озынлыктагы участогын ремонтлау төгәлләнде.

Юл 3 техник категория нормативы буенча ике хәрәкәт полосасы белән проектланган, киңлеге 7 м тәшкил итә. Ремонт барышында 19250 кв. м гомуми мәйданда асфальт-бетон катламын фрезерлау, вак-төяк асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламын урнаштыру эшләре башкарылган, ЩМА-8 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән. Шулай ук юл кырыйлары ныгытылган, 18 юл билгесе куелган һәм юл тамгасы төшерелгән. Ремонт 21 майда башланган.

Юл эшләренең генераль подрядчысы «Татавтодор» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International