Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 167 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 110 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 38 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6432 кеше килгән, 6365 пассажир киткән.

27 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр. Температура: 15-20 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International