Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Урман хуҗалыгы-Иштуган автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстанның Саба муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Урман хуҗалыгы-Иштуган автомобиль юлының 9,92 км дан 12,77 км га кадәр 2,85 км озынлыктагы участогы ремонтланган.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 7 м киңлектә 2 хәрәкәт полосасы белән проектланган. Гомуми мәйданы 20 100 кв.м булган юлны ремонтлау барышында тигезләү катламын урнаштыру башкарылган, ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, вак таштан һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылган. Шулай ук 58 сигнал баганалары, 3 өстәмә юл билгесе куелган һәм юл тамгасы төшерелгән. Ремонт 17 майда башланган һәм билгеләнгән сроктан 2 айга алданрак тәмамланган.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гомуми озынлыгы 108,3 км булган төбәк юлларының 77 объектын ремонтлаячаклар. Хәзерге вакытта 45 объектта ремонт тулы күләмдә башкарылган, 32сендә төзелеш-монтаж эшләренә керешкәннәр. Төбәк челтәрен ремонтлауны финанслауның гомуми суммасы 1,194 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан - 597 млн.сум.

Барлык объектларда да эшләрне тулысынча тәмамлау 2019 елның 1 ноябренә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International