Казанның Вознесенье торак массивында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2 урам ремонтланган

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Казанның Вознесенье торак массивында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Дуслар урамы һәм Старательный тыкрыгы ремонтланган.

Дуслар урамының Боковой тыкрыгыннан Чебаксинская урамына кадәрге участогын ремонтлау барышында 406 м озынлыкта асфальтның яңа катламы җәелгән, 19 яңа юл билгесе һәм 18 яңа люк урнаштырылган.

Старательный тыкрыгында ремонт ясалган участокның озынлыгы 371 м тәшкил итә. 1715 кв.м мәйданда асфальт-бетонның яңа катламы җәелгән, тротуарлар төзекләндерелгән, борт ташлары алмаштырылган. Шулай ук 10 яңа юл билгесе куелган.

Вознесенье торак массивы Казанның Совет районында урнашкан, аның буенча 77 урам үтә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Казан агломерациясенең «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыруга 2,35 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,35 млрд. сум - федераль бюджеттан. Проект комплексында гомуми озынлыгы 47,3 км булган 86 объектны ремонтлау каралган.

 

Фотода: Старательный тыкрыгының төзекләндерелгән участогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International