Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 16 августы, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 160 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 20 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 107 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6305 кеше килгән, 6511 пассажир киткән.

16 нчы августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 13 метрга кадәр, яшенле яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 24-29 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International