WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны йөртү өчен 26 төп беркетмә маршруты каралган

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итүгә багышланган матбугат туры узды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, чемпионатка транспорт хезмәте күрсәтүнең төп операторы «Буревестник» компаниясе.  Катнашучыларны йөртү өчен 26 төп һәм 27 резерв беркетмә маршруты каралган. Пассажирлар йөртүне оештыруда туристлык тибындагы 202 автобус, шәһәр тибындагы 24 автобус, 59 микроавтобус (шул исәптән дүртесе – аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен), шулай ук төрле класслы 99 җиңел автомобиль җәлеп итү планлаштырыла. Барлык хәрәкәт составы чемпионат стилистикасы бренды астында булачак. Шулай ук Андрей Егоров Татарстанда катнашучыларны йөртү өчен 80 уңайлы 50 урынлы автобус сатып алынуын да әйтте.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, барлык оештырылган төркемнәрне «чиста» зонадан «чиста»га принцибы буенча тикшерү, инструктаж һәм транспортлау башкарылачак җыю нокталары аша  «Казан Экспо»га китерү планлаштырыла. Моның өчен төп өч җыен ноктасы бүлеп бирелә: Казан теннис академиясеннән һәм «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгеннән транспорт белән тәэмин итү автобусларда, тимер юл вокзалыннан – электричкада башкарылачак. Төркемнәргә оешмаган тамашачыларны шаттллар белән «Дубравная» метро станциясеннән, Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәгеннән китерәчәкләр. Шаттлларда йөргән өчен түләү булмаячак.

А.Егоров сүзләренә караганда, Казанның җәмәгать транспортында чемпионат барган көннәрдә волонтерлар һәм аккредитацияләнгән затлар өчен түләүсез йөрү оештырылачак. А.Егоров сүзләренә караганда, түләүсез йөрүдән файдалану өчен 10 мең транспорт картасы бирелгән.

WorldSkills Kazan 2019 стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Казанда узачак чемпионатта якынча 70 илдән 22 яшькә кадәр 1,6 мең яшь кеше катнашыр дип көтелә. Иң яхшыларны 56 компетенциядә билгеләячәкләр. Ярышларның төп мәйданы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булачак. Гомумән алганда, чемпионат чараларында 250 мең кеше булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International