Илкүләм проект кысаларында «Яр Чаллы-Водозабор»-Яңа поселогы автомобиль юлы участогы ремонтланды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстанның Тукай муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында «Яр Чаллы-Водозабор»-Яңа поселогы автомобиль юлының  0 км дан 2,7 км га кадәр участогын ремонтлау төгәлләнде.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 7 м киңлектә 2 хәрәкәт полосасы белән проектланды.

«Татавтодор» АҖ Чаллы филиалы баш инженеры Булат Садыйков сүзләренә караганда, ремонтка кадәр участок куркынычсыз йөрү өчен яраксыз булган – юл катламының җимерелүе 50% тан артык тәшкил иткән. 18 688 кв.м булган гомуми мәйданда ремонт барышында тигезләү катламы ясалган, ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары вак таш белән ныгытылган. Әҗмәкәй авылы янында яңа автопавильон куелган, 13 юл билгесе алыштырылган.

Эшләрнең бәясе 28 миллион сум тәшкил иткән, шул исәптән 14 миллион сум республика бюджеты биргән.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гомуми озынлыгы 108,3 км булган төбәк юлларының 75 объекты ремонтланачак. Төбәк челтәрен ремонтлауны финанслауның гомуми суммасы 1,194 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан - 597 млн.сум.

Барлык объектларда да эшләрне тулысынча 2019 елның ноябрендә тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International