Ленар Сафин хезмәткәрләрнең балаларын - булачак беренче сыйныф укучыларын котлады

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин иске һәм матур традиция буенча хезмәткәрләрнең быел беренче тапкыр мәктәпкә барачак балалары белән очрашты.

Ленар Сафинның кече конференц-залда үзенчәлекле планеркасы узды, бүген булачак беренче сыйныф укучылары үзләрен бүлекчә җитәкчеләре ролендә сынап карадылар. Балалар укый, саный белүләре, спорт секцияләрендә һәм иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар үзләренең кем булырга хыялланулары белән дә уртаклаштылар. Һәм бердәм булып министрны яхшы укыячакбыз, дип ышандырдылар.

Кызыклы әңгәмәдән соң Ленар Сафин балаларга рюкзаклар тапшырды. Рюкзаклар беренче сыйныф укучысының тулы җыелмасы белән комплектланган - биредә ручкалар, дәфтәрләр, пластилин, һ.б. бар. Һәр рюкзакка «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» яктылык кайтаргыч билгеләре куелган.

Аннан соң балалар министрлык ашханәсендә бәлешләр һәм тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

Якынлашып килүче 1 сентябрь белән, безнең булачак беренче сыйныф укучылары. Кызыклы мәктәп тормышы сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International