Казанда илкүләм проект буенча Пожарная урамы тулысынча төзекләндерелгән

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 707 метр озынлыктагы Пожарная урамы тулысынча төзекләндерелгән.

4391 кв. м мәйданда асфальтның яңа катламы җәелгән, 39 яңа юл билгесе урнаштырылган һәм 3 ясалма тигезсезлек җиһазландырылган.

Пожарная урамы Идел буе районында урнашкан һәм Борисковская, Горийская, 2 нче Алабуга, Запорожская, Яр буе һәм Чәчәк урамнары белән кисешә.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Волгадорстрой» ҖЧҖ. Исегезгә төшерәбез, 2019 елга Татарстанда илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Шулардан Казан агломерациясенә 2,35 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,35 млрд.сум – федераль бюджеттан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International