Казанда илкүләм проект буенча Запорожская урамының бер өлеше ремонтланды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Запорожская урамының Пожарная урамыннан алып Дудинская урамына кадәр 258 метр озынлыктагы участогы ремонтланды.

Запорожская урамы, капламның норматив таләпләргә туры килмәве аркасында, ремонт планына кертелгән. Ремонт барышында асфальт-бетонның яңа катламы җәелгән, юл кырыйлары ныгытылган, 2 ясалма тигезсезлек һәм 33 юл билгесе җиһазландырылган.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Волгадорстрой» ҖЧҖ.

Запорожская урамы Казанның Идел буе районында урнашкан һәм Белорусская, Витебская, Дегтярев, Дудинская, Канская, Красноводская, Пожарная, Полонная, Тула урамнары белән кисешә.

Исегезгә төшерәбез, Казан агломерациясендә илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 2,35 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 1,35 млрд.сум – федераль бюджеттан. Проект комплексында гомуми озынлыгы 47,3 км булган 86 объектны ремонтлау каралган. Эшләр 36 урамда алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International