Татарстанда илкүләм проект кысаларында Апас-Тәтеш автомобиль юлының 1,9 км озынлыктагы участогы ремонтланды

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстанның Тәтеш районында Апас-Тәтеш автомобиль юлының 22,5 км дан 24,4 км га кадәр участогында ремонтлау төгәлләнде. Ремонт программасына участок «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында кертелгән.

Автомобиль юлы Тәтешне Казан белән тоташтыручы терәк челтәр булып тора. Автомобиль юлы буйлап мәктәп маршрутлары һәм җәмәгать транспорты маршрутлары уза.

Юл 3 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы белән проектланган, машиналар йөрү өлешенең киңлеге 8 м тәшкил итә. Ремонт барышында иске катлам салдырылган, тигезләүче катлам һәм ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам түшәлгән. Шулай ук һәр яктан 2 метр юл кырыйлары вак таш белән ныгытылган, 7 юл билгесе, 33 сигнал баганасы куелган һәм юл тамгалары төшерелгән. Эшләрнең генераль подрядчысы - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе «Татавтодор» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International