Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 11 октябре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 24 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5400 кеше килгән, 5186 пассажир киткән.

11 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр. Температура 7-12 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International