ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «2019 юлы» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнаша

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген Екатеринбургта «2019 юлы» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды, ул 18 октябрьгә кадәр эшләячәк.  Анда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы күргәзмә экспозициясе белән катнаша.

Быел Татарстан Республикасы стендында «Татарстан Республикасы авыл юлларында күперләрне ремонтлау» проектлары, шулай ук республиканың юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге казанышлары һәм инновацион эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы стендын рәсми карауда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Максим Акимов, РФ Транспорт министры Евгений Дитрих, РФ ФҖ Дәүләт Думасының Транспорт һәм төзелеш комитеты рәисе Евгений Москвичев, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, РФ ЭЭМ ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк һәм «Автодор» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко булды.

«Юл» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе - Транспорт өлкәсендә катнашучыларның барысы өчен дә аралашу мәйданы бирә торган юл тармагының иң зур чарасы.

Чараны оештыручылар - РФ Транспорт министрлыгы ярдәме белән Федераль юл агентлыгы РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсе һәм «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе белән берлектә.

Ел саен күргәзмәдә 140тан артык дәүләт учреждениесе, 200дән артык Россия һәм чит ил тармак компанияләре катнаша. Дәүләт хакимияте органнары, автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге оешмалар, тармак уку йортлары һәм коммерция секторы вәкилләре күргәзмәдә булып, 30дан артык чара тәкъдим иткән эшлекле программада катнашалар. Көчле белгечләр берләшмәсе булдыру иң амбициоз проектларны гамәлгә ашыруда уңыш гарантияли.

2019 елда чарага килүчеләрнең барысын да зур эшлекле программа көтә, анда пленар утырыш, тематик конференцияләр һәм семинарлар, әйдәп баручы тармак компанияләренең презентацияләре керә. Якындагы 6 ел дәвамында РФнең 83 субъектында юл инфраструктурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты стартына зур игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International