Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 154 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3515 кеше килгән, 3324 пассажир киткән.

22 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 8-13 метр тизлектә, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр. Температура 7-12 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International