Казан-Аэропорт-Казан шәһәр яны поездларының 1 ноябрьдән хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 ноябрьдән Казан-Аэропорт-Казан юнәлешендәге дүрт шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.     

6712 нче номерлы Казан-Аэропорт поезды Казан станциясеннән 19.45 сәгатьтә кузгалачак (22 минутка соңрак). Аэропорт станциясенә 20.13 килә (22 минутка соңрак).

6714 нче номерлы Казан-Аэропорт поезды Казан станциясеннән 21.40 (35 минутка соңрак) китә. Аэропорт станциясенә 22.08 дә (35 минутка соңрак) килә.

6713 нче номерлы Аэропорт-Казан поезды Аэропорт станциясеннән 20.41 сәгатьтә кузгалачак (26 минутка соңрак). Казан станциясенә 21.11 килә (26 минутка соңрак).

6715 нче номерлы Аэропорт-Казан поезды Аэропорт станциясеннән 22.35 сәгатьтә кузгалачак (35 минутка соңрак). Казан станциясенә 23.04 килә (34 минутка соңрак).

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International