Яр Чаллыда 1,5 км озынлыктагы Иске Сарман урамы участогы ремонтланды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллыда Юл-урам челтәрен ремонтлау программасы кысаларында Иске Сарман урамының 1,5 км озынлыктагы бер өлеше ремонтланган.

        Ремонт барышында юл өлеше бүлү полосасы белән 4 полосага кадәр киңәйтелгән. Юлның яңа өске катламы ЩМА-20 асфальт-бетон катнашмасы белән капланган. Урамның уң ягында җәяүлеләр куркынычсызлыгы өчен 2 метр киңлектәге тротуар төзелгән. Юл буенда 75 яктырту баганасы һәм 7 яңа светофор урнаштырылган. Термопластиктан юл тамгасы төшерелгән.

        Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре калган. Аерым алганда, барьер һәм рәшәткәле киртәләр, 87 яңа юл билгесе урнаштырылачак.

        Генподрядчы вәкиле - РБР16 ҖЧҖ генераль директоры Таһир Сөнгатуллин сөйләвенчә, юл километрлы бөкеләр һәм 70% тузган начар катлам аркасында гел тәнкыйтькә дучар булган. Ремонттан соң үткәрү сәләте берничә тапкыр арткан һәм юл бөкеләре юкка чыккан.

        Шулай ук, Сөнгатуллин Т. сүзләренә караганда, шоферлар яңгырдан соң барлыкка килгән тимер юл үткәргечендәге зур су басуларына зарланган. Аларны бетерү өчен 60 куб. м күләмле камера һәм 12 су җыя торган кое төзелгән.

        Иске Сарман урамы Яр Чаллы буйлап уза, М7 «Идел» федераль трассасын Яр Чаллы-Сарман төбәк әһәмиятендәге юл белән тоташтыра һәм Кама аръягы зонасына турыдан-туры чыгуны тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International