Ленар Сафин: юл эшләре программаларын формалаштырганда «Халык контроле» системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне максималь исәпкә алырга

2019 елның 25 октябре, җомга

Ремонтлана торган объектларның исемлеге юлларның техник торышын исәпкә алып төзелә. Агымдагы елда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына диагностика бөтен челтәрдә башкарылган. Бу хакта бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының чираттагы коллегия утырышында сөйләштеләр.

Юл эшләре программасы нигезендә Татарстан халкының «Халык контроле» һәм «Җимерек юллар картасы» мәгълүмати системаларында чагылдырылган фикерләре, республикада шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм ТКХ өлкәсендә гамәлдә булган башка программаларны синхронизацияләү исәпкә алынды.

Мәгълүмати система аша ел саен автомобиль юлларын һәм урам-юл челтәрен карап тоту һәм ремонтлау, шулай ук юл хәрәкәтен оештыру буенча 20 меңнән артык мөрәҗәгать килә. Аерым алганда, 2017 елда - 16937, 2018 елда - 18513 гариза кергән. 2019 елның 21 октябренә булган мәгълүматлар буенча - 21208 гариза кабул ителгән инде. Шуларның 66% ы хәл ителә: 2017 елда - 11144, 2018 – 12336, 2019 - 13756.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, мөрәҗәгатьләрнең үсеш динамикасы күренә. Бу халык белән кире элемтә механизмы, ул нәтиҗәле эшли. Алга таба хәл ителгән мөрәҗәгатьләр санын арттырырга кирәк, дип ассызыклады министр.

Юлларны ремонтлау буенча капитал таләп итүче сораулар планлаштырылачак  һәм юл эшләре программасына кертеләчәк. Ике ел эчендә шундый 500 дән артык гариза карап хәл ителгән. Шул исәптән, агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 106 мөрәҗәгать хәл ителгән. Юл эшләре программасы хисабына 185 мөрәҗәгать үтәлгән, 2 объектны ел ахырына кадәр төгәлләү каралган.

Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, киләсе елда Татарстанның юл тармагына шулай ук зур бурычлар куелган. Аерым алганда, республиканың барлык ишегалды территорияләрен норматив хәлгә китерү буенча өч еллык программа башлана. Димәк, гаризалар саны артачак, чөнки һәр кеше үзенең ишегалдын төзек итеп күрергә тели. Муниципаль районнарның башкарма комитетларына, заказ бирүчеләр хезмәтләргә министр юл эшләре программаларын формалаштырганда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен мөмкин кадәр исәпкә алырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International