Бүген «Казан» халыкара аэропортында Будапешт белән Казан арасында турыдан-туры даими рейс ачылды.
Ачылыш тантанасында Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов, Wizz Air авиакомпаниясе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Очышларны Венгриянең Wizz Air авиакомпаниясе чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 180 урынлы Airbus А320 самолетларында башкара. Будапешт башкаласыннан самолет - 17.15, Казаннан 23.15 оча. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Казан-Будапешт маршрутында очыш бәясе, барлык салымнарны да кертеп, бер якка, 30 евродан башлана – билетларның чиреге шундый бәядән сатылачак. Билетлар авиакомпания сайтында wizzair.com гына сатып алынырга мөмкин.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, яңа рейс - ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуда мөһим адым. Венгрия һәм Татарстан хөкүмәтләрендә транспорт элемтәсен үстерүдә үзара кызыксыну бар. Һәм Будапешт белән Казан шәһәрләре арасында турыдан-туры рейсларны эшләтеп җибәрү, беренче чиратта, эшлекле активлыкны стимуллаштыра, икътисадый һәм инвестицион үсешкә ярдәм итә. Шул ук вакытта, Венгрия һәм Татарстан бер-берсенә туризм ягыннан да кызыклы.
Егоров А. сүзләренә караганда, элек Венгрия авиакомпаниясе Россия буенча очышларны Мәскәү һәм Санкт-Петербургка гына башкарган. «Казан» аэропортының маршрут челтәрендә иң зур бюджетлы авиайөртүченең барлыкка килүе Үзәк һәм Көнчыгыш Европада халыкның авиация мобильлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Экспертлар фикеренчә, яңа лоу-кост элемтәсе Татарстан халкына гына түгел, ә якын-тирә төбәкләрдә Венгриягә дә, Европаның башка илләренә дә сәяхәт итү өчен күп мөмкинлекләр ачачак. Моңа авиакомпаниянең киң маршрут челтәре һәм тарифларның түбән булуы да ярдәм итә. Сүз уңаенда, Казаннан беренче рейс – 100%, Будапешттан - 80% тан артык йөкләнгән.