Татарстанда 2019 елга юл эшләре илкүләм проект кысаларында тулы күләмдә башкарылган

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төбәк челтәре һәм өч эре шәһәр агломерациясендә - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама - юллар төзекләндерелде.

Илкүләм проектны тормышка ашыру региональ челтәрдә ел саен өстәмә рәвештә 100 км артык ремонт башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге юллар өлеше 46,3% тан 2024 ел ахырына кадәр 50% ка кадәр артачак.

2019 елда илкүләм проект кысаларында гомуми озынлыгы 205,8 км булган 175 юл челтәре объекты ремонтланды. Шул исәптән гомуми озынлыгы 108,3 км төбәк әһәмиятендәге 77 юл участогы. Аерым алганда, Казан-Малмыж, Казан-Шәмәрдән, Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт һ.б. Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 47,3 км булган 88 урам яңа кыяфәткә ия булды. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше башланды. Моның өчен 1 млрд. сум күләмендә өстәмә федераль финанслау бирелде. Моннан тыш, ЗКБ төзелешенә Татарстан Республикасы бюджетыннан 2019 елга юл эшләре программасы кысаларында 350 млн. сум бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта җир эшләре башкарылган, терәк диварлар урнаштырылган, юлүткәргеч баганаларын урнаштыру башланган.

Яр Чаллыда 5 Үзәк урам ремонтланды - Тынычлык, Яр Чаллы, Муса Җәлил, Абдулла Алиш проспектлары, Әлмәт тракты (юлларның гомуми озынлыгы 40,9 км) һәм Түбән Каманың 5 төп урамы - Химиклар проспекты, Җиңүнең 30 еллыгы, Чистай, Октябрьнең 50 еллыгы, Чабьинская урамнары (юлларның гомуми озынлыгы 9,3 км).

2019 елга илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил иткән. Шул исәптән төбәк юллар челтәрен ремонтлауга 1,194 млрд. сум бүлеп бирелгән, шулардан федераль бюджет акчалары 597 млн. сум тәшкил иткән. Казан агломерациясенә - 2,35 млрд.сум, шуның 1,35 млрд. сумы – федераль бюджет. Яр Чаллы агломерациясенә – 1,36 млрд.сум, шуларның 680 млн. сумы - федераль бюджет. Түбән Кама агломерациясенә – 480 млн. сум, шулардан 432 млн. сумы – федераль бюджет.

Татарстан 2019 елдан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлады. Моңа кадәр республика хәзер илкүләм проект составына керүче «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International