Казанда ноябрьдә таксида яңа экотариф эшли башлаячак

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан башкаласы Россиядә шундый тариф пәйда булган беренче шәһәр булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Яндекс.Такси» ҖЧҖ вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Очрашу барышында Татарстан территориясендә экологияне яхшыртуга юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру кысаларында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Яндекс.Такси» компаниясе сервис партнерлары белән берлектә экологик хәлне яхшырту һәм автомобильләрдән зарарлы матдәләр чыгаруны киметү өчен, ноябрьдә үк Казан халкына яңа тариф тәкъдим итәчәк. Әлеге тариф нигезендә заказларны бары тик экологик ягулыктагы автомобильләр генә башкарачак. Казан Россиядә шундый тариф барлыкка киләчәк беренче шәһәр булачак. Тәкъдим Россия Президенты Владимир Путинның транспорт чаралары паркын, шул исәптән такси буларак файдаланыла торган паркны арттыру буенча йөкләмәсе нигезендә әзерләнде.

Октябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Яндекс.Такси сервисы партнерлары арасында Россиядә 5 800 дән артык автомобиль компримацияләнгән табигый газ ягулыгында эшли, шулардан Казанда  экотариф заказларына 650дән артык автомобиль тоташтырылачак.

Татарстан Республикасында «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә газ заправкасы инфраструктурасы төзелеше, газ-мотор ягулыгында эшләүче транспорт чаралары сатып алу гамәлгә ашырыла, шулай ук метан ягулыгында эшләү өчен автомобильләрне яңадан җиһазландыру чараларына дәүләт ярдәме күрсәтелә. Программа гамәлдә булган вакытта барлыгы 3 800дән артык автомобиль яңадан җиһазландырылды, метанда эшләүче 2500 дән артык транспорт чарасы сатып алынды. 

«Яндекс.Такси» ҖЧҖ - ул тиз арада сайт яки мобиль кушымта аша такси чакыртырга мөмкинлек бирүче сервис.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International