Мәскәүдә ел саен уздырыла торган «Россия транспорты» халыкара күргәзмәсе үз эшен башлады

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган «Россия транспорты» XIII халыкара форумы һәм күргәзмәсе үз эшен башлады.

Күргәзмә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә транспорт тармагының бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләрен тәкъдир итәргә һәм Россия Федерациясе транспорт комплексы алдында торган бурычларны бергәләп хәл итү өчен бизнес һәм хакимият арасында диалогны тәэмин итәргә тиеш.

«Транспорт атнасында» РФ транспорт министры Евгений Дитрих, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, профильле федераль һәм чит ил агентлыклары һәм ведомстволары, эре транспорт компанияләре, финанс оешмалары җитәкчеләре катнашачак.

2019 елда «Россия транспорты» халыкара күргәзмәсе 3700 кв.м территориядә үз экспозициясен ачачак һәм тимер юл, автомобиль, авиация, диңгез һәм елга транспорты өлкәсендәге иң мөһим проектларны гамәлгә ашыру барышын күрсәтәчәк. «Транспорт атнасында» традицион рәвештә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үз стендын тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы стендында түбәндәге проектлар күрсәтеләчәк:        

- Үлчәү һәм габарит контроленең автомат системасы,

- Фото-фиксацияләү системасы,

- Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы, видеоаналитика һәм Татарстан Республикасының региональ автомобиль юллары буйлап авыр һәм (яки) зур габаритлы транспорт чарасы хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр һәм килешүләр бирү порталы.

Шулай ук 2020 елда булачак интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче Үзәк-Көнчыгыш конгрессы турында да мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 19-21 ноябрьдә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International