ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында электрон юл кәгазьләрен куллану буенча пилот проектын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясендә «Яндекс» ҖЧҖнең пилот проектын кертү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министрлыгы, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе, «БДД» РДУ, «АИУС РТ» дирекциясе, Казан шәһәренең «Пассажирлар ташуны оештыручы» МКУ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучыларга кәгазьдән торган юл кәгазен мобиль кушымта аша электрон формага алыштыру моделе тәкъдим ителә. Әлеге кушымта аны формалаштыру һәм рейс алды тикшерүләрен узу датасын һәм вакытын теркәргә мөмкинлек бирә.

Рейскка чыгар алдыннан медицина контролендә электрон юл кәгазьләре өчен телемедицина җиһазлары аппаратларын куллану тәкъдим ителә. Казанда хәзер Ямашев проспекты, 41 һәм Фучик урамы, 90б адресы буенча урнашкан автозаправкаларда 2 терминал кулланыла.

Шундый ук эш транспорт чараларының техник контроль пунктларында рейска чыгарыр алдыннан үткәрелгән контрольнең нәтиҗәләрен электрон юл кәгазендә чагылдыру өчен алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International