Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты программасын формалаштыру халыкның фикерен исәпкә алып башкарылган

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Хәзерге вакытта 2024 елга кадәр исәпләнгән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты программасы формалаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында коллегиядә хәбәр итте.  

 «Юл челтәре», «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары», «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проектлары буенча күрсәткечләрне үтәү турында килешүләр гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында 3,5 елга исәпләнгән 19 озак сроклы дәүләт контрактына кул куелды. Агымдагы ел объектлары 100% ка контрактлаштырылган.

2024 ел ахырына норматив таләпләргә туры килә торган региональ юллар өлешен 46,3% тан 50% ка кадәр арттыру һәм нормативларга туры килә торган шәһәр агломерацияләренең юл челтәре өлешен 80,41% тан 85% ка кадәр арттыру күздә тотыла.

Министр билгеләп үткәнчә, программаны формалаштыру «Халык контроле» системасыннан, шулай ук Гомумроссия халык фронтының «Җимерек юллар картасы»ннан гаризаларны исәпкә алып үткәрелде. 2019 елда 693 граждан гаризасы хәл ителгән, шул исәптән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча - 86 гариза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International