Татарстан халык өчен төбәк авиаташуларының үтемлелеген тәэмин итүне дәвам итә

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан субсидияләү программасы кысаларында халык өчен төбәк авиаташуларының үтемлелеген тәэмин итүне дәвам итә, дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча коллегиядә.  

2019 елда Татарстан 25 маршрутны субсидияләүдә катнашты. Республика тарафыннан субсидияләнә торган рейсларның күбесе һава судноларының пассажирлар йөкләнешенең канәгатьләнерлек булуын күрсәтә, барлык аэропортлар буенча уртача йөкләнеш 70% тәшкил итә.

2020 елга республиканың 26 маршрутны субсидияләүдә катнашуы планлаштырыла. Шул исәптән Казаннан - Пермь, Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Яңа Уренгой, Махачкала, Ярославль, Волгоград, Кемерово, Брянск, Воронеж, Калуга, Чиләбе, Сургут, Нижневартовск, Омск, Ростов-на-Дону, Барнаул шәһәрләренә, Түбән Камадан - Краснодар, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Бөгелмәдән - Нижневартовск, Сургут, Яңа Уренгой, Ноябрьск һәм Усинск шәһәрләренә.

Авиаташуларны үстерүгә Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе үз өлешен кертә, ул 2019 елда 264 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, үсеш 12% тәшкил иткән. Маршрут челтәрен киңәйтү һәм очышларны 19% ка арттыру нәтиҗәсендә авиакомпаниянең табышы 35% ка арткан. 2019 ел нәтиҗәләре буенча көтелгән финанс нәтиҗәсе – 600 млн. сум табыш.

Л.Сафин сүзләренә караганда, халыкара юнәлешләрнең перспективалы үсеше белән бәйле рәвештә авиакомпания һава судноларының яңа төрен үзләштерү мәсьәләсен карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International