Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 161 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 1 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 553 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 397.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3089 кеше килгән, 2967 пассажир киткән.

29 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар. Урыны белән буран. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы көндез -6..-11 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International