Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше барышы турында атналык мәгълүмат җиткерүне дәвам итәбез.
Төзелеш эшләре график буенча бара. ВЛ-110кВ югары вольтлы линия терәге тулысынча демонтажланган. Яңгыр канализациясен һәм коеларны урнаштыру дәвам итә. Төзелештә 83 кеше инженер-техник персонал һәм 40 берәмлек техника эшли.
Генераль подрядчы булып «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ тора
Зур Казан боҗрасының 1 этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төзелә башлады. Биредә эшләрне 2020 елның 30 августында - ТАССРның 100 еллыгына төгәлләү планлаштырыла.
Дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак.
Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м якын озынлыкта һәм 36 м киңлегендә 4 транспорт хәрәкәте полосасы өчен юлүткәргеч төзеләчәк.