ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Актаныш муниципаль районында 20 нче майдан алып 1 нче июльгә кадәр Актаныш-Пучы автомобиль юлының 29-37 км участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре үткән шимбәдә Татарстан өчен традициягә кереп киткән “Агачлар утырту көне” табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар һәм 500 тирәсе чыршы үсентеләре утырттылар. 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.

Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖнең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2016 нчы елның гыйнвар-апрель айларында төбәк һәм җирле бюджетларга 4 млрд 347 млн сум акча күчергән.

13-15 майда Татарстан Республикасы территориясендә 86 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 266 очрагы, 208 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1248 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International