ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

 

Бүген “Содружество” ААҖндә 2017-2019 елларга күмәк шартнамә имзаланды. Документка генераль директор Азат Әхмәтшин һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Владимир Мартынов кул куйдылар.

 

2-4 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 45 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 170 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1224 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

 

Республика юлларында 335 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 211.

Яңа ел каникуллары вакытында балаларны йөртү өчен “ФПК” АҖнең (РТЮның бүлендек җәмгыяте) өстәмә поездларында 25 рейс билгеләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International