Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 39 очрагы, 40 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 519 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Республика юлларында 286 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 158.