16-25 майда капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле Казандагы Париж Коммунасы урамы автомобиль транспорты хәрәкәте өчен этаплап ябылачак.
16-25 майда Казанның Мәскәү урамы - Ташаяк урамыннан алып Татарстан урамына кадәрге өлеше - транспорт чаралары хәрәкәте өчен чикләнеләчәк (бер хәрәкәт полосасы буйлап этаплап ике юнәлештә).
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.