Оператив мәгълүматлар буенча, Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә 2017 нче елның гыйнвар-май айларында 2 млн 347 мең тонна йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чордагы күрсәткеченнән 17,1% артыграк.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 88 очрагы теркәлгән.
"Казан" аэропортында халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы 5 ай эчендә 100%тан артып киткән. Шул ук вакытта пассажирлар агымының гомуми үсеше 34% тәшкил иткән.