Республика юлларында 455 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, шул исәптән төбәк юлларында – 329 һәм 126 – федераль юлларда. Узган тәүлектә 6954 тонна ком-тоз кушылмасы, 386 тонна чиста тоз һәм 246 тонна тозлар эремәсе тотылган.