Арча районында «Олы Әтнә-Ташкичү” автомобиль юлын төзекләндерү тәмамланды

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Олы Әтнә-Ташкичү” автомобиль юлын төзекләндерү тәмамланды.
Автомобиль юлы IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Төзекләндерү эшләре 2013 елда башланды. Юл Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында төзелде. Асфальт-бетон түшәлгән төзекләндерелгән юлның озынлыгы 5,84 км тәшкил итә.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 196 сигнал баганалары, 63 юл билгесе, металлдан 1268 барьер коймалар куелды.
Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүчесе - “АгроТрансПроект” ЯАҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International