Бүген Свияжск станциясенең вокзал яны мәйданында агачлар утыртылды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Агачлар утыртуда Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе буенча башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев катнаштылар.  
 
          Чара юбилей елы кысаларында уздырылды. 2014 елда Казан-Яшел Үзән-Свияжск тимер юл маршруты ачылганга 120 ел тулды. Ә сентябрьдә Свияжск станциясендә вокзал яны мәйданы районында парк төзелә башлады.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International