Базарлы Матак-Болгар автомобиль юлы участогында төзекләндерү эшләре тәмамланды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында Базарлы Матак-Болгар автомобиль юлы участогында төзекләндерү эшләре тәмамланды. Төзекләндерелгән юлның озынлыгы 11 км тәшкил итә. Ул III техник категория нормативы буенча һәрберсе 4 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды.
Төзекләндерелгән участокта 5 автобус тукталышы павильоннар белән җиһазландырылды, 99 юл билгесе, 282 сигнал баганалары кулды. Шулай ук 2668 кв.м мәйданда юл тамгалары төшерелде. Юлны төзекләндерү 2014 елда Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында башланды.
Эшләрнең проект төзүчесе - “Спецдорпроект” ҖЧҖ, генподрядчысы - “Алексеевскдорстрой” ААҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International