4 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Казан-Зөя экскурсия автобусы көн саен йөриячәк

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
4 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Казан-Зөя экскурсия автобусы көн саен йөриячәк. Автобуслар “Төньяк” автовокзалыннан 8.40 сәгатьтә, “Башкала” автовокзалыннан 9.00 сәгатьтә кузгалачак. Кире якка автобус – 15.30 сәгатьтә. Билет бәясе – 150 сум.
“Автовокзал “Буревестник” ҖЧҖ җитәкчелеге хәбәр итүенчә, рейсларның артуы Зөя утрау-шәһәрчегенә барырга теләүчеләр саны арту белән бәйле.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International