Мартның бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк

2015 елның 13 феврале, җомга
          Мартның бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк. 272 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды Мәскәүдән 6 нчы мартта, 271 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 9 нчы мартта кузгалачак.
           Поезд өчен билетларны «Федераль пассажир компаниясе» ААҖ билет кассаларында, «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында, мөстәкыйль рәвештә транзакцион терминаллардан алырга була.
          Ерак араларга йөрүче поездларда урыннар өчен билетларның сатылу-сатылмавы компания хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тикшерелеп торачак. Пассажирлар агымы артып киткән очракта өстәмә поездлар санын арттыру яисә билгеләнгән составны тулыландыру турында карар кабул ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International