2014 ел нәтиҗәләре буенча автомобиль транспортында ташуларны оештыру өлкәсендә 2667 закон нормаларын бозу очрагы ачыкланган

2015 елның 13 феврале, җомга
          Бүген Татарстан Республикасы буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсенең 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов,  ТР прокуратурасы эшмәкәрлек бүлеге җитәкчесе Марат Шараев, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифларын башкаручы Андрей Егоров катнашты.
          Татарстан Республикасы буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы Борис Смирнов докладында 2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясады.
          Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International