Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 294 автобус чыккан.
 
Республика юлларында 217 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 114.
 
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 9 халыкара рейслар. 1644 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1396 кеше килгән.
 
3 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Температура көндез -1 -6 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International