13 мартта Кизнер-Нократ Аланы поездының расписаниесе үзгәрәчәк

2015 елның 3 марты, сишәмбе
          Сосновка-Кизнер аралыгында ремонт эшләре башкару сәбәпле 13 нче мартта 6379 нчы номерлы Кизнер-Нократ Аланы шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
          Бу көнне поезд түбәндәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Кизнер станциясеннән 12:07 кузгалып китә, 962 км т.п. 12:23-12:24, Сосновка 12:32-12:33, Заструг 12:39-12:40, Ямное 12:46-12:47, 942 км т.п. 12:52-12:53, Нократ Аланына 12:59 килә.
          Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International