Татарстан Республикасы гражданнар оборонасының юл хезмәте гадәттән тыш хәлләрдә эшләргә әзер дип танылды

2015 елның 3 марты, сишәмбе
          Татарстан Республикасы гражданнар оборонасының юл хезмәте белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы оештырган махсус өйрәнүләрнең нәтиҗәләре чыгарылды.
          Өйрәнүләр 26-27 февральдә уздырылды. Алар Татарстан Республикасы гражданнар оборонасының юл хезмәте белән тынычлыктан сугыш вакытына күчкәндә идарә итү мәсьәләләренә багышланганнар.
          Өйрәнүләр вакытында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы юл хезмәтенең авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр вакытында куелган бурычларны үтәүгә әзерлеге тикшерелде. Шулай ук штаттан тыш авария-коткару формированиеләрен оештыручы, эвакуация чараларын юл-күпер белән тәэмин итүне сыйфатлы итеп планлаштыручы оешмалар белән үзара бәйләнеш мәсьәләләре эшкәртелде.
          Өйрәнүләр кысаларында “Татавтодор” ААҖнең шәһәр яны базасында урнашкан Биектау муниципаль районының юл хезмәтен әзерлеккә китерү буенча практик чаралар узды. Шәле торак пункты янындагы “Идел” М-7 автомобиль юлында җылыну пункты җәелдерү буенча оперативлылык тикшерелде.
          Уздырылган өйрәнүләр нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасының юл хезмәте тынычлыктан сугыш вакытына күчкәндә эшләргә әзер дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International