“Көньяк” автовокзалы бәйрәм көннәрендә өстәмә рейслар оештыра

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Казанның “Көньяк” автовокзалы бәйрәм көннәрендә өлкәара һәм муниципальара юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра: Тольятти, Уфа, Димитровград, Оренбург, Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак һәм башкалар.
          Түбәндәге юнәлешләрдә өстәмә рейслар ачылды: Казан-Түбән Кама (10:35 һәм 18:00 китә), Чистай (12:30, 13:50, 14:50, 16:00, 17:00, 18:30), Лениногорск (15:15), Базарлы Матак (8:20 һәм 14:20)
          Рейслар һәм билет бәяләре турында тулырак мәгълүматны 237-33-23 телефон номеры аша алырга мөмкин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International