20-22 мартта республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 233 очрагы ачыкланган

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
20-22 мартта Татарстан Республикасы территориясендә 93 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 233 очрагы, 227 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1056 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Мартның 22 көне эчендә республикада 189 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак булган һәм 207 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International