23 мартта республика юлларында 25 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 25 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 103 очрагы, 61 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 358 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Мартның 23 көне эчендә республикада 221 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак булган һәм 245 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International