Куйбышев тимер юлының Идел-Кама полигонында пассажирлар инфраструктурасын яңарту буенча эшләр планлаштырылган

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Ел саен Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә вокзаллар, биналар һәм платформаларны эстетик яктан тәртипкә китерү буенча эшләр планлаштырыла. 2015 елда проект буенча әлеге эшләр 2 миллион сумга чыга. Зур игътибар хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга һәм шәһәр яны поездларына утыру һәм көтү урыннарында пассажирлар иминлеген арттыруга юнәлдереләчәк.
 
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге карамагына 91 пассажирлар платформасы, 11 вокзал һәм 3 пассажирлар өчен бина керә. Әлеге объектлар Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә урнашканнар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International