27 мартта Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Горький тимер юлының Казан төбәге ветераннарының координацияләү советы сугышта катнашучылар һәм тылда хезмәт итүчеләр белән очрашачак

2015 елның 24 марты, сишәмбе
          27 мартта Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Горький тимер юлының Казан төбәге ветераннарының координацияләү советы сугышта катнашучылар һәм тылда хезмәт итүчеләр белән очрашачак. Ветераннар әлеге очрашу вакытында сугыш турында үз күзләре белән күргәннәрне сөйлиячәкләр.
          Чара мондый форматта беренче тапкыр уздырыла.
          Шулай ук очрашу вакытында “Сугыш балалары” дип аталган истәлекләр китабына презентация ясалачак.
          Әлеге чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International