Иртәгә Горький тимер юлы полигонының тимер юл вокзалларында Пассажирлар көне үткәрелә

2015 елның 24 марты, сишәмбе
          25 мартта сәгать 10.00 алып 12.00 сәгатькә кадәр Горький тимер юлының Казан төбәге станцияләренең тимер юл вокзалларында: Казан-1 (өченче көтү залы), Казан-Восстание, Яшел Үзән, Йошкар-Ола, Канаш, Чебоксар, Горький тимер юлының Ижевск төбәгендәге: Ижевск, Әгерҗе, Можга, Сарапул, Красноуфимск тимер юл вокзалларында традициягә кергән “Пассажирлар көне” мәгълүмати акциясе үткәрелә. Пассажирлар үзләренең тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен җиткерә алачаклар. 

          “Пассажирлар көне” мәгълүмати акциясе Горький тимер юлында даими рәвештә үткәрелә. Ул пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан оештырыла.

          Тимер юл транспортында йөрү өчен билетлар сатып алу хакында һәм башка мәгълүматларны “РТЮ” ААҖ Бердәм мәгълүмати-белешмәләр үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны аша яисә www.rzd.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International