Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә комиссия тимер юл кичүләрен тикшерде

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Комплекслы тикшерү барышында Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге хезмәткәрләре ЮХИДИ, автомобиль юллары оешмалары һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре белән бергә Ульян, Самара, Оренбург өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында урнашкан барлык тимер юл кичүләрен тикшерделәр.

Комиссия кичүләрнең тиешле норма таләпләренә туры килүләрен тикшерде. Җәмәгать транспорты үтә торган тимер юл кичүләренә зур игътибар бирелде.

Тикшерү күрсәткәнчә, Куйбышев тимер юлының барлык кичүләре куркынычсызлык таләпләренә туры килә. Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 129 тимер юл кичүе эксплуатацияләнә, аларның 49 – Ульян өлкәсендә, 61 – Татарстан Республикасында, 15 – Самара өлкәсендә, 2 – Башкортостан Республикасында, Оренбург өлкәсе белән Удмуртия Республикасында берешәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International