Иртәгә Казан елга портыннан Болгарга кадәр “Метеор-249” модернизацияләнгән зур тизлекле теплоход чыгачак

2015 елның 7 июле, сишәмбе
2014 ел азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән “Метеор” тибындагы ике зур тизлекле теплоходны модернизацияләүгә “Татфлот” судно йөрешле компаниясенә акча бүлеп бирелде.

Бүгенге көндә “Метеор-249” теплоходында монтаж эшләре тәмамланды. Иртәгә модернизацияләнгән теплоход “Казан-Болгар” пассажир линиясенә чыгачак.

Казаннан модернизацияләнгән метеор көн саен 8.00 сәгатьтә кузгалачак, Болгардан кайту рейсы – 15.40 сәгатьтә. Юлдагы вакыт – 2 сәгать 20 минут. Билет бәясе 331 сумны тәшкил итәчәк.

11 нче июльдән Казан елга порты Болгарга кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтә китә торган тагы бер рейс өсти. Казанга китү вакыты – 15.30 сәгатьтә.

Тулырак мәгълүматны Казан елга портының белешмә хезмәтеннән 233-08-08 телефоны аша белешергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International