Шәһәр тибындагы Лаеш бистәсенә керү юлын транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябу 10 августка кадәр озайтыла

2015 елның 13 июле, дүшәмбе
Шәһәр тибындагы Лаеш бистәсенә керү юлын транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябу 10 августка кадәр озайтыла. Машина йөртүчеләр ябык участокны Лаеш-Чырпы автомобиль юлыннан әйләнеп уза алачаклар. Юл билгеләрен куеп әлеге автомобиль юлын урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.

Исегезгә төшерәбез, Лаеш бистәсенә керү юлы ремонт эшләре бару сәбәпле 11 нче майдан ябылды, 15 июльдә ачылырга тиеш иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International